news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә техникумында Worldskills бәйгесе кысаларында татар ашларын әзерләү бәйгесе узды

Бәйгедә пешекче булырга әзерләнүче беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты.

(Әтнә, 2 октябрь, Татар-информ, "Әтнә таңы"). Шунысы кызыклы, бу эш кызлар өчен генә кебек тоелса да, әлеге һөнәрне егетләр дә бик теләп үзләштерә. Бәйгедә катнашучылар арасында биш егет булуы әнә шул хакта сөйли. Ярышучыларның эшләренә бәяне техникум укытучылары – җитештерү буенча мастер Файлә Валитова һәм махсус дисциплиналардан белем бирүче Гөлнара Хәбибуллина бирде, дип хәбәр итә җирле басма.

Бәйге биремнәре пешекчелек эше буенча милли чемпионат биремнәре белән тәңгәл иде. Пешекчеләр авторлык башкаруында винегрет, ике төрле гарнир һәм соус белән кайнар ризык – “тельное” әзерләделәр. Татар ашларыннан – кош теле камырыннан әзерләнгән роза-урамалар һәм кабак бөккәне пешерделәр. Соңгысын чүпрәле камырдан. Пешекчелек эше буенча бәйгенең җиңүчесе булып беренче курс студенты Илгиз Мирсәяпов танылган. Татар милли ризыкларын әзерләүдә исә өченче курс студенты Аида Ведушевага җитүчеләр табылмаган.

Бәйге җиңүчеләре Казан шәһәренең махсус компетенция үзәгендә – халыкара сервис колледжында узачак сетевой чемпионатта көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot