Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә техникумында оста куллар шомара
Әтнә техникумында оста куллар шомара
Әтнә техникумында оста куллар шомара
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Worldskills бәйгесе кысаларында пешекчелек эше һәм татар ашларын әзерләү буенча бәйге булып узды.
( август, Әтнә, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сурия Фәридә Филатова)
Бәйгедә пешекче булырга әзерләнүче беренче, икенче, өченче курс студентлары катнашты. Шунысы кызыклы, бу эш кызлар өчен генә кебек тоелса да, әлеге һөнәрне егетләр дә бик теләп үзләштерә. Бәйгедә катнашучылар арасында биш егет булуы әнә шул хакта сөйл, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
Ярышучыларның эшләренә бәяне техникум укытучылары – җитештерү буенча мастер Файлә Валитова һәм махсус дисциплиналардан белем бирүче Гөлнара Хабибуллина бирде.
Бәйге биремнәре пешекчелек эше буенча милли чемпионат биремнәре белән тәңгәл иде. Пешекчеләр авторлык башкаруында винегрет һәм ике төрле гарнир һәм соус белән кайнар ризык - “тельное” әзерләделәр. Татар ашларыннан – кош теле камырыннан әзерләнгән роза - урамалар һәм кабак бөккәне пешерделәр. Соңгысын чүпрә белән изелгән камырдан. Пешекчелек эше буенча бәйгенең җиңүчесе булып беренче курс студенты Илгиз Мирсәяпов танылган. Булдырган, Илгиз, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән гыйбәрә нәкъ менә синең кебекләр турында, - дип яза басма матбугат.
Татар милли ризыкларын әзерләүдә исә өченче курс студенты Аида Ведушевага җитүчеләр табылмаган. Бәйге җиңүчеләре Казан шәһәренең махсус компетенция үзәгендә – халыкара сервис колледжында узачак сетевой чемпионатта көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз