news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә техникумы студентлары "Сәләт Биләр" форумында катнаша

Алар урта белем бирүче һөнәри уку йортлары арасында узган "Язгы тамчы -2018" фестивале җиңүчеләре буларак чакырылды.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ,  “Әтнә таңы”). Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының бер төркем студентлары 27 июнь көнне "Сәләт Биләр" форумына юл тотты. Алар анда урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында узган "Язгы тамчы -2018" фестивале җиңүчеләре буларак чакырылдылар, дип яза җирле басма сайты.

Форум кысаларында мастер-клласслар, иҗади чыгышлар каралган. Форум 4 көн дәвам итәчәк. Аның программасы төрле форматтагы белем бирү чараларыннан, профильле лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыклардан тора.Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу да булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot