Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә театрының «Алмачуар» спектакле «Актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» алды
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры артистлары «Актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана»лы булды.
Актерларга дипломны Камал театры директоры Илфир Якупов тапшырды. «Һәр театрга, һәм һәр актернын ижат юлында Айдар Жаббаров кебек режиссерлар очрасын», диде Әтнә театры актеры Марат Хәбибуллин.
Әтнә театрында Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте буенча «Алмачуар» спектаклен Айдар Җаббаров куйды.
«Актёрлар ансамбле» номинациясенш «Скрипка Ротшильда» спектакле өчен Бөгелмә театры, «Сережа очень тупой» спектакле өчен «Сдвиг» театры, «Никах» спектакле өчен Буа театры, «Юбилей ювелира» спектакле өчен Казан ТЮЗы да дәгъва итә иде.
«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара. Бәйрәм чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз