news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры юбилеена премьера әзерли

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында 100 еллык юбилей уңаеннан төрле чаралар уза.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Гөлнар Мөхәммәтҗанова). Бер гасырлык юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры тамашачыларына ике премьера күрсәтәчәк. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Яңа гына Әтнә тамашачыларына Әлмәт һәм Минзәлә дәүләт драма театрлары спектакльләрен карау бәхете елмайды. Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар”, Гусейт Җавидның “Иблис” спектакльләре тулы залларда уйналды. Чираттагы спектакль Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куелышында булачак.
 
Хәзер 100 еллык юбилей хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Күк кош” (“Синяя птица”) спектакленә репетицияләр бара. Ул “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән ярдәм проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Гәлиәскәр Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100