news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Уфада беренче тапкыр спектакль күрсәтте

Әтнә театры Гафури сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен тәкъдим итте.

Әтнә театры Уфада беренче тапкыр спектакль күрсәтте
Рәдис Хисмәтуллин

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры кичә беренче тапкыр Уфада үз спектаклен күрсәтте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Кичә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган спектакль күрсәткәндә Әтнә театры Гафури сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен тәкъдим итте.

Театр җитәкчелеге спектакльгә билетларның бер ай алдан сатылып бетүен әйтә. «Уфа тамашачысы әтнәлеләрне бик җылы каршы алды. Спектакльдән соң да аягүрә басып алкышладылар, театр директоры труппа белән таныштырганда да урыннарына утырырга ашыкмадылар. Әтнә дәүләт драма театры яңа тарихында Уфа тамашачысы каршында тәүге имтихан тотты», - ди театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. Аның премьерасында төп рольне Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева уйнаган иде. Хәзер бу рольне актриса Ләйсән Каюмова башкара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100