news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Удмуртиягә гастрольләргә китте

Бүген коллектив Можганың “Свет” мәдәният үзәгендә Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасын күрсәтә.

Әтнә театры Удмуртиягә гастрольләргә китте
Рәдис Хисмәтуллин

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Әтнә дәүләт драма театры Удмуртиягә гастрольләргә китте. Бүген коллектив Можганың “Свет” мәдәният үзәгендә Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасын күрсәтә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театрның гастрольләре өч көн дәвам итә. 6 март көнне спектакль Сарапулның “Электрон мәдәният йортында – милли мәдәниятләрнең яңарыш һәм үсеш үзәгендә була. Гастрольләр 7 мартта Ижевск шәһәренең Тимер юлчылар мәдәният йортында төгәлләнә.

"Әниемнең ак күлмәге" драмасы – Әтнә театрының үткән сезон премьерасы. Премьерада Ана ролендә Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева уйнаган иде. Хәзер бу рольне Наилә Гәрәева белән чиратлашып Әтнә театры актрисасы Ләйсән Каюмова да башкара.

Гастрольләр кысаларында Әтнә театры коллективы Удмуртия Республикасының Татар җәмгыяте үзәге вәкилләре белән очрашачак, телевидение аша чыгышлар да булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100