news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә «Бишек җыры» спектаклен чыгарды

Премьерага Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде.

Әтнә театры Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә «Бишек җыры» спектаклен чыгарды
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә татар дәүләт театры үзенең чираттагы сезонын «Бишек җыры» спектакленең премьерасы белән ачты. Спектакль Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм Бәбиләр» пьесасы нигезендә куелган һәм драматургның 85 еллыгына багышлана.

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин Туфан Миңнуллинның кызыклы әсәрләренең берсе булган «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасының хәзерге вакытта бер татар театрының да репертуарда буламавын гаделсезлек дип саный. «Бу безнең репертуарда Туфан ага әсәре буенча куелган өченче спектакль. Без аларны репертуарда озак еллар сакларга өметләнәбез», — диде ул.

Премьерага Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде. «Мин бу сәхнәдә басып торуыма горурланам. Театр традицияләре белән дан тоткан Әтнә җирлегендә әтинең иң танылган әсәрен карау искитмәле бәйрәм», — диде ул сәхнәгә чыгып.

«Мин матур Әтнә актрисаларына сокланып утырдым. Матур да инде безнең татар хатын-кызы!», — диде Әлфия Миңнуллина. Ул әтисенең әсәре нигезендә куелган әсәрнең репертуарда озак торуын теләде.

Театр директоры Ленур Зәйнуллин үткән сезон уңышларын санап үтте, театр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Театрның ел азагына кадәр тагын ике спектакль чыгарырга ниятләвен искәртеп, тамашачыны театрның алдагы премьераларына чакырды.

  • «Бишек җыры» драмасын режисер Илсур Казакбаев куйган. Рәссам — Альберт Нестеров. Композитор — Илшат Яхин, хореограф — Чулпан Әскәрова. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100