news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры сезонны “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак

Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

Әтнә театры сезонны “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак
Гөлүсә Батталова

(Әтнә, 12 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы").  Әтнә театры сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Театр сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Драманы сәхнәгә Башкорт дәүләт акадамия драма театры режиссеры, Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, М.С. Щепкин исемендәге Югары Театр Училищесын, ГИТИСның режиссерлык бүлеген тәмамлаган белгеч - Илсур Юлай улы Казакбаев куячак.

Театрда бүген беренче репетицияләр - "читка" башланды. Төп рольләрдә кемнәр уйнаячагы әлегә сер булып кала. Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

“Фронтовичка” драмасы - драматург Анна Батуринага “Дебют-2009” Бәйсез әдәби премиясе һәм “Евразия-2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты исемнәрен китергән пьеса.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100