news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры рекордлы саннар турында хәбәр итә: биредә халыкның 30 проценты театрга йөри

Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры.

Әтнә театры рекордлы саннар турында хәбәр итә: биредә халыкның 30 проценты театрга йөри
Султан Исхаков

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гомуми статистика буенча шәһәр халкының 3-7 проценты театрга йөрүе стандарт күрсәткеч булса да, Әтнә халкының 30 проценты театрга йөри. Бу - республикадагы иң зур күрсәткеч. Үз тамашачысы барлыгын Әтнә театры җитәкчелеге шундый саннар белән раслый.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Әтнә дәүләт театры җитәкчелеге белән очрашу булды. Театр директоры Ленур Зәйнуллин, баш режиссеры Рамил Фазлыев, әйдәп баручы артисты Марат Хәбибуллин һәм театр примасы Гүзәл Гафарова театрның кыскача тарихы, татар театры дөньясында тоткан урыны, репертуары, алдагы планнары турында сөйләделәр.

  • Моннан ун ел элек дәүләт театры статусы алган Әтнә театры үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Матбугат конференциясе шушы уңайдан җыелган иде.

“Ике ел элек без Әтнә театрын зур дәрәҗәләргә күтәргән спектакльләрне торгыздык. Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”, Хәй Вахитның “Ике килен килендәш”, Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” - театрны бөтенсоюз фестивальләре лауреатлары иткән спектакльләр. Әтнә театры быел беренче тапкыр “Кече шәһәрләр театрлары” проекты буенча грант отты һәм без ике спектакль куябыз. Берсе – Морис Метерлинкның “Күк кош” пьесасы буенча спектакль, икенчесе – Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре”. “Күк кош” ноябрь ахырында тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Юбилей кичәсе шушы спектакль белән уздырылачак”, - дип алдагы планнары белән таныштырып узды театр директоры Ленур Зәйнуллин.

  • Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры. Шулай да быел “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге тәкъдиме белән Әтнә театры әлеге проектка керә алды.

Рамил Фазлыев театрның сыйфаты аның кая урнашуына бәйләнмәгәнлеген искәртеп узды. “Әтнә театрына дәүләт статусы бирелгән икән – димәк, ул аңа лаек. Ул Марс планетасына да урнаша ала. Авылда яшәп иҗат итү җайлырак та, бу шәһәр ыгы-зыгысыннан читтәрәк тору. Темп авылда бүтәнчәрәк”, - диде Рамил Фазлыев.

Ул Әтнәдә халык театрының 1918 елда ачылганлыгын искә төшереп, биредә халыкның театр белән тәрбияләнеп үскәнлеген әйтте.

“Тамашачы арасында унар тапкыр килеп караучылар бар. Әйтик, миллионлы зур шәһәрдә театрга 3-4 процент кеше йөри. 3,5 меңлек кешесе булган Әтнәдә 264 урынлык театр залында өч көн премьера уйныйбыз. Зал тулы була. Процент белән санап карасагыз, 30 проценттан да артыграк килеп чыга. Бу яктан караганда, Әтнә халкы театрга йөри дип кенә түгел, театрсыз яши алмый дип әйтер идем” – диде ул.

Ленур Зәйнуллин театрның бер ел эчендә 15 мең тамашачыга хезмәт күрсәтү буенча дәүләт заказы булуына ачыклык кертеп үтте.

Әтнә театр җитәкчелеге бу сөйләшүдә драматургия әсәрләре кытлыгы, театрда урта буын артистлар булмау проблемасын да әйтеп уздылар. Журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

  • Әтнә театрының 101 нче театр сезоны 12,13 октябрь көннәрендә “Әни килде” спектакле белән ачыла. Спектакльдә төп рольне Камал театрының танылган артисткасы Наилә Гәрәева башкара.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100