news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры премьерасында сәхнә артында табиблар дежур торган

Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” премьерасы кичә Әтнә театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Әтнә театры премьерасында сәхнә артында табиблар дежур торган
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрының “Бәхет кошы” музыкаль феериясенең премьерасы барганда сәхнә артында табиблар дежур торган. Бу тамашада алтмышка якын бала катнашуы һәм артистлар арасында салкын тиеп авыручылар да булуга бәйле.

Премьера кичә Әтнә театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” премьерасының беренче тамашачылары арасында район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та бар иде.

“Безнең премьераларыбызны район башлыгы һәрчак үзе карый. Фикерен дә әйтә, мактый да, кимчелекләрне дә җиткерә, - ди театр директоры Ленур Зәйнуллин. – Бүгенге спектакльне ошатты. “Мондый спектакльнең әле бер театрда да булганы юк”, - диде”.

Әтнә театры үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Дәүләт драма театрларында алтмышка якын бала катнашында спектакль чыгарылганы юк. Бу – беренче тәҗрибә.

Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев. Хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар. Рәссам – Геннадий Скоморохов. Композитор – Юрий Федоров.

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль программа кысаларында чыгарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100