news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен чыгарачак

Спектакльне Уфа режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерә.

Әтнә театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен чыгарачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Әтнә театры быелгы сезонын Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле белән төгәлләячәк. Бүген Әтнә театры җитәкчелеге һәм артистлары сезон яңалыклары турында «Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен Уфа режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерәчәк. Ул театрга яз көне киләчәк. Әлегә эш башланмаган. Премьера июньгә планлаштырыла.

Режиссер Илсур Казакбаевка Әтнә театры труппасы белән таныш. Ул биредә Анна Батуринаның «Фронтовичка» пьесасы буенча спектакль куйды. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кертелде һәм Россиянең 12 театры арасында «Алтын битлек+» программасында Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

«Алтын битлек» театр премиясе экспертлары әлеге спектакльдә аеруча Рәзилә Мөхлисуллина уенын билгеләп үттеләр.

Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле Марсель Сәлимҗанов куелышында озак еллар Камал театрында барды. Илсур Казакбаев бу әсәрне 2014 елда Гафури театры сәхнәсендә чыгарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot