news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Николай Коляда призына лаек булды

Әтнә татар дәүләт драма театры “Коляда-Plays” заманча драматургия халыкара театр фестивалендә катнашты.

Әтнә театры Николай Коляда призына лаек булды
Салават Камалетдинов, Дамир Сидеев

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә татар дәүләт драма театры “Коляда-Plays” заманча драматургия халыкара театр фестивалендә катнашып, Николай Коляда призына лаек булды. Лауреатлар исемлеге фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә узучы "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә катнашты. Ул Екатеринбургта Анна Батуринаның "Фронтовичка" спектаклен уйнады. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, спектакль театр тәнкыйтьчеләре һәм жюриның югары бәясен алган.

Спектакльнең режиссеры — Башкортстанның Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев. Рәссамы — БР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Алтын битлек“ премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композиторы - Магуля Мезинова. Хореографы – Ольга Даукаева.

“Екатеринбургта безнең спектакльгә тамашачы җыярга өлкәнең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы булышты. Милләттәшләребезнең әлеге гамәле Әтнә театры өчен көтелмәгән сюприз һәм шатлык булды”, - ди театр җитәкчелеге.

  • "Фронтовичка" спектакле “Алтын битлек” театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелде. Спектакльдә төп рольне башкарган Рәзинә Мөхлисуллина аерым билгеләп үтелгән иде.
  • "Коляда-plays" Халыкара заманча драматургия театр фестивале 5 – 10 ноябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100