news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры Махачкалада театр фестивалендә катнаша

Фестиваль 22-29 апрель көннәрендә Дагыстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр уза.

Әтнә театры Махачкалада театр фестивалендә катнаша
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Бүген Әтнә дәүләт драма театры Махачкаланың Горький исемендәге Дәүләт республика рус драма театры сәхнәсендә "Югалган көн" спектаклен тәкъдим итә.

Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.

Әтнә театры Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивалендә катнаша. Фестиваль 22-29 апрель көннәрендә Дагыстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр уза.

Фестивальдә Азәрбәйҗан, Казахстан, Төркмәнстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачай-Черкесск, Кабардино-Балкария, Адыгея, Калмыкия һәм башка республикалардан театр коллективлары катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot