news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры легендар “Мулла” спектакленең видеоязмасын сайтка урнаштырган

Татарстан Республикасында 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык мәдәни чаралар һәм спектакльләр кичектерелде. Театрларның бер өлеше үз архивындагы әсәрләрне ачык карау мөмкинлеге тудыра башлады.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Әтнә театры үзенең легендар «Мулла» спектаклен видеоязмада карау мөмкинлеген тудырган. Театр берничә спектаклен сайтына урнаштырган.

Әтнә театры сайтының видеоархивына өч спектакль куелган. Болар — Сәет Шәкүровның «Туган туфрак», Морис Метерлинкның «Бәхет кошы», Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектакльләре.

«Мулла» — Әтнә театрының халык театры вакытында куелган әсәре. Ул Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе. Әтнә театры куелышы авторның үзенә бик ошаган диләр.

Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» спектакле театрның соңгы елларда куелган әсәре. Спектакльдә алтмышлап бала катнаша. Театрның бу әсәре «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Тантана» театр премиясе алды.

Татарстан Республикасында 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык мәдәни чаралар һәм спектакльләр кичектерелде. Театрларның бер өлеше үз архивындагы әсәрләрне ачык карау мөмкинлеге тудыра башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot