news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Кыргызстаннан килгән кунакларны кабул итте

Кунаклар Әтнә театры һәм аның тарихын, Олы Әтнә авылының табигате белән танышканнар, Гатаулла бай Даутов утарындагы музейда булганнар.

Әтнә театры Кыргызстаннан килгән кунакларны кабул итте
Гөлүсә Батталова

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар хатын-кызларының съездына килгән Кыргызстан кунаклары бүген Әтнә дәүләт драма театрына барганнар. Бу хакта Әтнә театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Көз көне Әтнә театры Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тәкъдим иткән иде. Спектакль ул чакта Кыргызстанның бөтен шәһәрләренә телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнде. Шул чакта Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез театрны бик яратып калдылар һәм Казанга кайткач та, безгә килергә җай таптылар”, - диде театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

"Туган тел" татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Гөлсинә Үлмәсколова театрның уңышлы гастрольләрен искә төшергән. "Әтнә - безнең өчен хәзер Казан кебек үзенә тартып торучы рухи кыйбла”, - дигән ул.

"Мин Казанда һәм Татарстанда беренче тапкыр. Ата-бабаларымның туган җиренә аяк басуымның сөенечен мин әле акылым белән аңлап та бетерә алмыйм. Шушы тәүге килүемдә Казан арты, Әтнә төбәгендә - чын татар мохитендә булуым - минем өчен могҗизага тиң”, - дигән съезд кунагы Фәридә Туликеева.

Кунаклар Әтнә театры һәм аның тарихын, Олы Әтнә авылының табигате белән танышканнар, Гатаулла бай Даутов утарындагы музейда булганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100