news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры Кыргызстанга гастрольгә китте

Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бишкәк тамашачысына "Гүзәлем Әсәл" спектакле тәкъдим ителә.

(Әтнә, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Гөлүсә Батталова). Әтнә театры Кыргызстанга гастрольгә китте. Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бишкәк тамашачысына "Гүзәлем Әсәл" спектакле тәкъдим ителә, дип яза җирле басма.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бүген төнлә Кыргызстан башкаласы Бишкәккә очты. Әлеге илгә театрның тәүге гастрольләре. Т. Абдумомунов исемендәге Кыргыз милли драма театры сәхнәсендә уйнау - зур җаваплылык. Тамашачы белән очрашуны бик дулкынланып көтәбез. Спектакль 21-22 сентябрьгә тәгаенләнгән, дип белдерде театрның директоры Ленур Зәйнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot