news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры җитәкчелеге балалар белән мюзикл куюның уңай һәм авыр яклары турында сөйләде

“Бәхет кошы” спектакле – Әтнә Татар дәүләт драма театрында балалар коллективы катнашкан беренче зур мюзикл.

Әтнә театры җитәкчелеге балалар белән мюзикл куюның уңай һәм авыр яклары турында сөйләде
Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле хореограф Лилия Баһаветдинова балалар катнашында мюзикллар куюны тәрбия ысулы дип бәяли һәм бөтен районнарда Әтнә тәҗрибәсен кулланырга киңәш итә. Әтнә театрының “Бәхет кошы” спектакленең Казанга һәм республиканың башка шәһәрләренә гастрольләре алдыннан “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә ул шушы фикерен җиткерде.

  • Әтнә Татар дәүләт драма театрының 100 еллык юбилее хөрмәтенә куелган “Бәхет кошы” спектакле – дәүләт театрында балалар коллективлары катнашкан беренче зур мюзикл. Спектакльдә 54 бала һәм бөтен театр коллективы катнаша. Режиссер – Рамил Фазлыев. Хореографлар – “Дорога из города” бию студиясе җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар, композитор – Юрий Федоров.

“Эш барышында балаларның үсешен күрдем. Алар шушы хыял белән яшәделәр. Мин аларның үзгәрүен күрдем. Әлеге тәҗрибәне республиканың башка районнарына, авылларына да таратасы иде,” – ди Лииля Баһаветдинова.

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин балалар белән эшне оештыруның җиңел булмавын әйтә. “Аларның әти-әниләре һәм уку процессы бар бит әле. Барысы да безне аңларга тырышты. Балалар бик бирелеп эшләде. Авырганда репетицияләргә килмәскә кушсак та, килделәр. Премьерадан соң еладылар”, – диде ул.

“Мине иң сөендергәне – балалар көне буе репетициядә булсалар да, кулларына телефон, планшетларын алып та карамадылар. Өч-дүрт ай эчендә интернет белән мавыгудан арындалар”, – ди директор. Балалар рухи канәгатьлек һәм сәхнә тәҗрибәсеннән тыш, үз эшләре өчен гонорар да алган. Бу хакта театр директоры Ленур Зәйнуллин әйтте.

“Бәхет кошы” спектакле Казанның "Әкият" курчак театры сәхнәсендә 27 февральдә була. Башлана – 18.30 сәгатьтә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100