news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры «Фронтовичка» драмасын чыгарды

«Фронтовичка» - Екатеринбург драматургы Анна Батурина әсәре. Драманы яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштергән.

Әтнә театры «Фронтовичка» драмасын чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә татар дәүләт театры сезонын «Фронтовичка» премьерасы белән төгәлләде. Кичә драма Әтнә халкына һәм кунакларга тәкъдим ителде.

«Фронтовичка» - Екатеринбург драматургы Анна Батурина әсәре. Драманы яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Бөек Ватан сугышы темасына әсәр чыгару тәкъдиме булгач, ул шушы әсәрне сайлаган. Пьесаны театр артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

Спектакльне карарга драматург Анна Батурина үзе дә чакырылган иде. Ул заман драмаутрглары әсәренә игътибар өчен театрга рәхмәтләрен җиткерде. Яшь коллективка соклануын белдерде. «Фронтовичка» - яшь драматургның унлап Россия театрында куелган популяр әсәре. Татар телендә беренче тапкыр куела.

«Фронтовичка» премьерасын карарга Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, ТР Дәүләт советы депутаты Анастасия Исаева, ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Камал театры җитәкчелеге – баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, директор Илфир Якупов, театрның күренекле актрисасы Наилә Гәрәева, тетар тәнкыйтьчеләре һәм журналистлар һәм башкалар килгән иде.

Мәдәният министры урынбасары артистларга министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Театр директоры Ленур Зәйнуллин коллективның алдагы планнары белән таныштырды.

Теп героиня – фронтовичка Мария Небылица. Аны сөйгәне Матвей Кравчук үзе каййтканчы госпитальдән үз әнисе янына Уралга озата. Мария биредә бию студиясендә эшләп Матвейны көтә. Әмма Матвей яңа кәләше белән кайтып төшә. Әсәрдә Мариянең хисләре һәм үче, нинди юллар белән үз халәтенә кайтуы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100