Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры Финляндиядән чакыру алган
Әтнә театры Хельсинкига Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасын алып барачак.
(Казан. 29 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Финляндиядә яшәүче татарлардан чакыру алган. «Быел ноябрь аенда театрны Финляндиядә көтәләр», - дип хәбәр итә театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова.
Әтнә театры Хельсинкига Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасын алып барачак. Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев.
«Әтнә театрының бу беренче генә чит илгә чыгуы түгел, узган ел көз театр Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә гастрольләрдә булып, «Гүзәлем Әсәл» спектаклен тәкъдим иткән иде», - ди театр җитәкчелеге.
- Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры. Бу сезонны Әтнә театры 100 еллыгын бәйрәм итеп каршылады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз