news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Екатеринбургка Халыкара фестивальгә китә

"Фронтовичка" спектакле “Алтын битлек” театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелгән.

Әтнә театры Екатеринбургка Халыкара фестивальгә китә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры "Фронтовичка" спектакле белән Екатеринбургка юлга җыена. Бу хакта театрның маркетинг һәм PR буенча директор киңәшчесе Гөлүсә Батталова хәбәр итә.

Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә узучы "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә катнаша. Ул 5 ноябрьдә Илсур Казакбаев куйган "Фронтовичка" спектаклен Екатеринбургның «Щелкунчик» балет театрында уйнаячак.

Спектакльне “Алтын битлек+” проекты өчен "Алтын битлек" эксперты Оксана Кушляева да тамаша кылачак, дип хәбәр итәләр Әтнә театрыннан.

"Фронтовичка" спектакле “Алтын битлек” театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелгән. Спектакльдә төп рольне башкарган Рәзинә Мөхлисуллина аерым билгеләп үтелгән.

  • "Коляда-plays" Халыкара заманча драматургия театр фестивале 5 – 10 ноябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100