news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә театры директоры татар театры спектакльне татарча гына уйнарга тиеш дип исәпли
Теләгән кеше русча тәрҗемәне тыңласын, диде Ленур Зәйнуллин.
Скопировать ссылку
Султан Исхаков
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар театрлары спектакльләрне татарча гына уйнарга тиеш. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин шул фикерен әйтте.
"Татар театрлары спектакльләрне татарча гына куярга тиеш. Хәзер техника алга киткән заман. Теләгән кеше русча тәрҗемәдә колакчыннар белән тыңласын", - диде Ленур Зәйнуллин.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева исә театрларына рус телле тамашачыларның татар спектакльләренә йөрүен билгеләп узды.
"Рус телле тамашачыларның колакчын белән татар спектакльләрен каравы - безнең өчен горурлык", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2