news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры Дагыстанда милли театрлар фестивалендә катнаша

Әтнәлеләр Махачкалага Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен алып барачак.

Әтнә театры Дагыстанда милли театрлар фестивалендә катнаша
Артур Солтанов

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Әтнә театры Дагыстанга Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестиваленә бара. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивале 22-29 апрель көннәрендә быел беренче тапкыр Махачкалада уздырыла.

Әтнәлеләр Махачкалага Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен алып барачак. Режиссеры - Рамил Фазлыев.

Әтнә дәүләт драма театры үз спектаклен 22 апрельдә Махачкаланың Максим Горький исемендәге Дәүләт республика рус драма театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашырга Азәрбәйҗан, Казахстан, Төркмәнстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачаево-Черкесия, Кабардино-Балкария, Адыгея, Калмыкстан театрлары катнашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot