news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры быелгы сезон премьерасы – "Гүзәлем Әсәл" әсәрен Мәскәү тамашачысына күрсәтә

17 февральдә Татарстанның Әтнә татар театры Мәскәүнең Зуев исемендәге Мәдәният йортында уйный, тамашачылар рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителә.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Әтнә татар дәүләт драма театры Мәскәү шәһәрендә “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрсәтәчәк, дип хәбәр итәләр театрдан. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча бу спектакльне узган ел Әтнә театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән иде. Премьера ноябрь аенда булды. Ике пәрдәле драманы Мәскәүдә труппа шәһәрнең төньягында урнашкан Зуев исемендәге Мәдәният йортында 17 февральдә уйнаячак.

Тамашачылар рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.

Габдулла Тукай исемен йөрткән Әтнә театры гастрольләргә даими йөреп тора. Соңгы елларда артистлар Оренбург, Ульяновск, Самара, Себер тамашачылары алдында чыгыш ясаганы булды. Әле быел гыйнвар аенда театр коллективы Татарстан районнарында репертуарындагы иң кызыклы спектакльләрен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot