news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры “Бәхет кошы” мюзиклын авыл клубларында күрсәтә алмаячак

Театрның 100 еллык юбилеена Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” пьесасы сәхнәләштерелгән иде, ул 27 февральдә Казан тамашачысына тәкъдим ителәчәк.

Әтнә театры “Бәхет кошы” мюзиклын авыл клубларында күрсәтә алмаячак
Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә Татар дәүләт театры сәхнәләштергән “Бәхет кошы” спектакле авыл клубларына сыя алмаячак. “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә театр директоры Ленур Зәйнуллин спектакльне фәкать район үзәкләренең Мәдәният йортларында гына күрсәтеп булачагын әйтте.

“Без спектакль чыгарганда ике төрле декорация эшлибез. Аның берсе – төп декорация район үзәкләрендәге Мәдәният йортлары өчен, икенчесе – җиңеләйтелгән варианты авыл клубларына гастрольләргә йөрү өчен”, - дип аңлатты Ленур Зәйнуллин. Әмма бу очракта заманча технологияләр белән эшләнгән декорацияләрне, 76 кеше катнашкан спектакльне кечкенә сәхнәдә сыйдырып булмаячагын әйтте ул.

“Үзем өчен авырткан урын булган проблеманы әйтәм. Бина салып кую ул спектакль күрсәтергә яраклы мәйдан булдыру дигән сүз түгел әле. Театраль атмосфера өчен театраль утлар кирәк. Авыл клубларында куелган утларда спектакль уйнау бик авыр”, - дип сүзгә кушылды театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев.

“Авыл җирендә клублар төзү программасы бик кирәкле. Республикабызда унбиш дәүләт театры бар. Клублар төзегәндә театрлар турында да онытмасыннар иде. Авыл клубларын төзегәндә театрлар өчен туры килә торган шартлар тудырылсын иде”, - дип теләген җиткерде Ленур Зәйнуллин.

  • Театрның 100 еллык юбилее хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды. Режиссеры - Рамил Фазлыев. Спектакльдә Әтнәнең хореографик коллективлары һәм театр студиясе - җәмгысы 54 бала катнаша.
  • Әтнә театры  “Бәхет кошы” спектаклен Казанга алып килә. Ул 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлана - 18.30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100