news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры “Бәхет кошы” музыкаль феериясен Казанда күрсәтә башларга җыена

Морис Метерлинк әсәре буенча куелган “Бәхет кошы” музыкаль феериясендә алтмышка якын бала катнаша.

Әтнә театры “Бәхет кошы” музыкаль феериясен Казанда күрсәтә башларга җыена
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры “Бәхет кошы” музыкаль феериясен ай саен Казанда күрсәтергә җыена. Театр директоры Ленур Зәйнуллин кайбер театр заллары белән беренчел сөйләшүләр булуын әйтә.

Әтнә театры үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Дәүләт драма театрларында балалар коллективлары катнашында спектакль чыгарылганы юк. Бу – беренче тәҗрибә.

Морис Метерлинк әсәре буенча куелган “Бәхет кошы” музыкаль феериясендә алтмышка якын бала катнаша. Болар – районның “Алчәчәк” бию төркеме, “Конфетки” вокал ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе укучылары.

Төп рольләрдә Әтнә урта мәктәбе укучылары – Мәдинә Хәкимова һәм Булат Мөхәммәтҗановлар.

Балалар белән биюләрне “Дорога из города” хореография театры җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар куйган. Режисер – Рамил Фазлыев. Композитор – Юрий Федоров.

Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар Казанда драма театрларының мондый тамашаны чыгармавын әйтәләр, мондый жанрга ихтыяҗ булачагын фаразлыйлар. 

Режиссер Рамил Фазлыев әлеге спектакльне бөтен залда да куеп булмавын әйтә, бу сәхнә мөмкинлекләренә һәм ут кую үзенчәлекләренә бәйле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot