Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә театры артисты алтынчы кыска метражлы фильмын төшерә
"Хозур ТВ" мөселман телеканалы өчен төшерелгән бу фильмнар кешелек сыйфатлары турында.
(Әтнә, 29 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеев "Хозур ТВ" мөселман телеканалы өчен кыска метражлы фильмнар төшерә. Аларның күпчелеге Әтнә районы җирлегендәтөшерелгән. Шушы көннәрдә төшерелгән алтынчы фильмда төп рольдә - Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм Әтнә дәүләт драма театры артистлары төшә, дип яза җирле басма сайты.
- Бу кыска метражлы фильмнарда кешелеклелек сыйфатлары сурәтләнә, һәм аларның һәркайсының ахырында Коръән аятьләре укыла. Алтынчы роликны төшерәм, аларның күпчелеге үзебезнең Әтнә районы җирлегендә төшерелде. Әтнә район үзәк хастаханәсендә дә төшердек. Хастаханә коллективында бөтен шартларны тудырдылар. Үзебезнең театр коллективы җитәкчесе Ленур Ильфир улы Зәйнуллин бик ярдәм итте. Артистларыбыз күп төште. Иң куанычлысы, без төшергән фильмнарны ошаталар. Без моңа бик шат, - ди Әтнә театры артисты, кыска метражлы фильмнарны төшерүче Дамир Сидеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз