news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры 54 бала катнашкан “Бәхет кошы” мюзиклы белән республика буенча турга җыена

Гастрольләр Казанда башланачак – спектакль 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә.

Әтнә театры 54 бала катнашкан “Бәхет кошы” мюзиклы белән республика буенча турга җыена
Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры үзенең “Бәхет кошы” спектакле белән республика буйлап гастрольләргә чыгачак. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә Әтнә театры җитәкчелеге игълан итте.

Коллектив театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.

“Без бу спектакль белән бөтен Татарстанны йөреп чыгарга җыенабыз. Бу спектакльне касса җыя ала торган әсәр дип уйлыйбыз”, - ди Ленур Зәйнуллин.

Гастрольләр Казанда башланачак – спектакль 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлану вакыты - 18.30

Театр директоры Ленур Зәйнуллин спектакльне балалар өчен дип кенә кабул итмичә, аның гаилә белән карый торган мюзикл булуын билгеләп үтә. “Бу баштан ук шулай билгеләнгән иде. Ул уйлаганга караганда да әйбәт килеп чыкты”, - ди директор.

“Бәхет кошы” – дәүләт театрында балалар коллективлары катнашкан беренче зур мюзикл. Спектакльдә 54 бала һәм бөтен театр коллективы катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100