news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә татар дәүләт театры Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына "Югалган көн" спектаклен уйнады

Әсәрне режиссер Рамил Фазлыев сәхнәләштерде, спектакльне карарга Әтнәгә Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе кайтты.

(Әтнә, 1 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры коллективы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев тууына 90 ел тулуга багышлап, авторның 50 ел элек язылган “Югалган көн” спектаклен кабат сәхнәгә менгерде, дип яза "Әтнә таңы" газетасы.

Премьераны карарга язучының хатыны Нәкыя ханым Гыйлаҗева белән язучының уртанчы улы драматург Мансур Гыйләҗев кайтты. Килгән кунаклар арасында театрның һәр спектаклен карарга тырышкан һәм аны зурлап бәя биргән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева, Аяз Гыйләҗевның кулъязма һәм басма әсәрләрен җыйнап өйрәнгән галимә Миләүшә Хабетдинова, Чаллы Татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов, Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрдәнов һәм башка бик күп кунаклар белән беррәттән, район аксакалы Гомәр ага Мәрдәнәв, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм аның гаиләсе дә бар иде. Әсәр күп еллар элек язылган, заманында уйналганнан соң авторны өлкә комитетына чакыралар, рәхмәт әйтер өчен түгеллеге дә мәгълүм.

Язучының хатыны Нәкыя апа: “Аязымның бик сәхнәгә куйдыртасы килгән әсәрен сәхнәгә куйды Рамил, иремнең вафатыннан соң 15 еллыгына Г.Камал театры сәхнәсенә “Яра” спектаклен куйган иде, бик шәп, искиткеч спектакль иде ул, озак барды, барган да булыр иде Наил Әюпов вафатыннан соң тукталды. Һәм менә Аязымның 90 еллык юбилеен да онытмаган, Әтнә театры Аяз өчен, безнең өчен бик кыйммәт булган әсәрен “Югалган көн” не дөньяга чыгарды...”, – диде.

Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев, рәссамы – Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов, композиторы – М.Әхмәтшин.

Бер-берсенә җиде ят булган, төрлесе-төрле тормыш шартларында гомер иткән кешеләрнең аэропортта очраклы очрашуы чыннан да очраклымы? Очкыч көтәргә мәҗбүр булган юлдашларның һәркайсының үз фикере, үз дөреслеге, үз каланчасы... Ә шулай да бердәнбер хакыйкать бармы? Ул кайчан һәм кем тарафыннан әйтелер? Яшәешебезнең югалган көннәре никадәр?

Татар драматургы Аяз Гыйлаҗев тирән психологизм остасы буларак, персонажларның шәхси тормышы, фикер көрәше, хисләр үстерелеше аркылы мәңгелек сорауларга җавап эзли. Әнә шул автор фикерләрен, уйлануларын Йосыф – Таһир Габидуллин, Әхмәтхан – Эльмир Нургалиев, Зәмирә – Язилә Ильясова, карт – Камил Бәйрәмов, Маннур – Илфат Шәфигуллин, Нәҗип – Раил Сәләхиев, геолог – Айдар Вәлиев, Гафуров - Нияз Заһидуллин, чемоданлы кеше – Фаяз Хөсәенов, Жанна – Зөһрә Хөсәенова, хатын ролен башкарган Сылу Бәйрәмова тамашачыларга җиткерә алды.

Нәкыя апа Гыйләҗева, улы Мансур Гыйләҗев сәхнәгә менеп, олы рәхмәтләрен җиткереп, артистларыбызга чәчәкләр бүләк итте.

– Рамилгә олы рәхмәтем, Аязымның хыялланган, иң куйдыртасы килгән спектаклен сәхгәгә куйды. Мансурым драматург, бергә эшләрләр әле, моңа өметем зур. Артистлар шундый итеп уйнады. Мин бик рәхмәтле, сүзләрем күп, озак сөйләмәс өчен иң кирәклеләрен генә сайлап әйтәм, – диде Нәкыя апа.

– Зур горурлык кичереп утырдым бүген, халкым өчен горурландым, татар театр сәнгате өчен горурландым. Әтиебез белән горурландым, үзебез өчен куандым. Кичерешләрем тирән... Менә бу хисне миңа бүген Әтнә театры бүләк итте. Мин бик рәхмәтле, – дип башын иде Мансур Гыйләҗев.

Язучының басма әсәрләрен, кулъязмаларын өйрәнеп фәнни эш яклаган Миләүшә Хабетдинова үз чиратында: "Куркып кайткан идем. Автор сүзләрен үзгәртәләр хәзер, театр коллективлары үз вариантларын кертәләр, я бер сүзе тәшеп кала, я автор сүзе булмый. Я өстиләр. Ә Әтнә артистлары шундый, нәкъ менә Аяз абыйча итеп уйный алды, һәр сүзе үзенеке, интонация, паузасына кадәр бар... Ул уйнау осталыгы. Без барыбыз да бик рәхмәтле... Кайда куйсалар да, халык аңларлык, яратып кабул итәрлек, югары дәрәҗәгә, югары бәягә лаек спектакль булган бу", – дип белдерде.

“Югалган көн”дә Сылу Бәйрәмова уйнаган рольне башкарган Наилә апа Гәрәева да спектакльнең премьерасын югары бәяләде. “Әтнә театры бәхетле, аның Рамиле бар. Бүгенге көндә мондый әсәргә алыну да зур батырлык. Авыр әсәрне алар тагын җиңде”, – диде артистка.

Шулай да, кунаклар килә дә китә, күңелләре булсын дип тә мактарга мөмкиннәр, иң көчле тәнкыйтьчеләр исә - райондашлар. Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының: "Артистларыбыз бик әйбәт уйнады”, - дип әйтүе премьерага чыннан да югары бәя булгандыр.

Район аксакалы Гомәр ага да шат иде. “Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә” спектакле белән Халык театры исемен алган идек без. Биш әсәрен сәхнәләштердек. “Югалган көн”не Рамил куйды. Сокландым... Горурландым”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100