news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Əтнә сыерларының 27 килограмм сөт бирү сере ачылды

Узган ел белән чагыштырганда, сөтчелек күрсәткечләре 15 процента арткан.

Əтнә сыерларының 27 килограмм сөт бирү сере ачылды
Салават Камалетдинов

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада иң күп сөтне Əтнә сыерлары бирә. Биредә һәр сөтлебикәдән көн саен якынча 27 килограмм сөт савып алалар.

Əтнә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бу уңышка ирешү серен ачты.

"Əтнә районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада иң алдынгылар рәтендә. Без хәзер көнгә 200 тоннага якын сөт сатабыз. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда бу 15 процентка югарырак. Терлекчелек өлкәсендә ныклап торып эшләгәндә генә югары сыйфатлы продукция алырга мөмкин. 27 килограмм сөт саву да ашатуга, селекциягә бәйле", – диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100