news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә спорт мәктәбенең волейбол тренеры бәйгедә икенче урынны алды

Аның кул астында шөгыльләнгән ике яшь төркем волейболчылар башкалада узган республикакүләм ярышларда берничә тапкыр икенче урын яуладылар.

(Әтнә,  20 декабрь,“Татар-информ, “Әтнә таңы”). 18 декабрь көнне Татарстан Республикасы башкаласында Әтнә муниципаль районы спорт мәктәбенең Күңгәр авылы волейбол буенча укытучы-тренеры Илдар Наил улы Әхмәтовны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Татарстан Республикасының муниципаль районнары арасында барган "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры — 2018" Республика смотр - конкурсының "Яшь тренер" номинациясендә икенче урын алды.

Илдар Әхмәтовка  Татарстан Республикасының спорт министрлыгы В.А. Леонов кул куйган Диплом тапшырылды. Аның кул астында шөгыльләнгән ике яшь төркем волейболчылар башкалада узган республикакүләм ярышларда берничә тапкыр икенче урын яуладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100