news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә силосы – Россиядә иң яхшысы

Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән “Иң яхшы кукуруз силосы” исемле конкурс оештыра.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе икенче ел рәттән “Иң яхшы кукуруз силосы” исемле конкурс оештыра. Финалдагы “унлык” арасында Әтнәнең “Шахтер” һәм “Тукай” хуҗалыклары да бар, дип яза "Әтнә таңнары" газетасы.

Конкурста Россиянең күп төбәкләреннән сөтчелек фермалары катнашкан. Узган елгы нәтиҗәләр өлешчә билгеле булды. Өлешчә, чөнки, әлегә финалга чыккан 10 хуҗалык исемен генә игълан иттеләр. Ә җиңүчеләр белән соңрак, “Агроферма-2017” күргәзмәсе кысаларында таныштыралар. Финал "унлыгы”нда берьюлы ике хуҗалыгыбыз булу, Әтнә силосы – Россиядә иң яхшылардан санала дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә бу терлекчелек продукциясе, беренче чиратта сөт арту сәбәпләренең берсе.
Чәршәмбе көнне Россиядәге штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан әлеге лаборатория вәкиле – Надежда Байман составындагы тулы бер делегация Әтнәгә килде. Кунакларны районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов озата йөрде.

“Килүебезнең максаты – җиңүчеләр, номинантлар белән якыннан, биредәге эш шартлары белән танышу”, - диде ул. Делегация составында әлеге фирманың күпсанлы партнерлары да килгән. Үзенә күрә “түгәрәк өстәл” оештырып, киңәшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мөмкинлек булды бу. Киңәшмә “Тукай” директоры Илфат Хәкимов бүлмәсендә узды. Киңәшмәдә “Шахтер” җитәкчесе Айназ Хәкимов, республиканың терлек азыгы җитештерү өлкәсендәге фирма, хуҗалык белгечләре дә катнашты. Биредә лабораториянең вәкиллеген ачу буенча да сүз булды. “Өч елга якын компаниянең яңа вәкиллеген кайда булдыру юнәлешендә уйландык. Ниһаять, бу өлкәдә беренче адым ясалды”, - диде делегация җитәкчесе.

Шулай ук силосның туклыклылык системасы турында да сүз барды. Кунакларны бездәге терлекчелекнең өстенлекле юнәлешләре кукуруз игү технологиясе дә кызыксындырды. Сүз уңаеннан, кукурузның иртә өлгерә торган сортларын игәргә тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100