news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә шахматчысы республикакүләм бәйгедә беренче урын яулады

Бу бәйгедә катнашучыларның күпчелеге шәһәрләрдән иде.

(Әтнә, 7 ноябрь, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә шахматчысы Азалия Мифтахова республикакүләм бәйгедә беренче урын яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казан шәһәрендә 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шахмат мәктәбенең беренче директоры В.С.Прохоров истәлегенә багышланган республикакүләм ачык турнир узды.

Бу бәйгедә  катнашучыларның күпчелеге шәһәрләрдән иде. Әтнә районының 6 шахматчысы - Мифтахова Азалия, Шәрәфиев Самат, Гарипова Ралия, Гарипова Инзилә, Кәримов Камил, Сәгъдиев Раяз катнашты. Тренерлары - спорт мастеры Раил Шакиров.

11 яшьлекләр арасында Азалия Мифтахова чемпион калды. Ул - беренче урында, икенче урында - Чаллы кызы, өчтә - Казан кызы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100