Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә шахматчысы Актанышта узган Татарстан беренчелегендә җиңде
Самат Шәрәфиев үз яшендәгеләр арасында 9 уеннан 9 очко туплады.
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Актанышта авыл районнарында һәм халык саны аз булган шәһәрләрдә яшәүче укучы балалар арасында классик шахмат буенча Татарстан беренчелеге үтте. Тугыз районнан килгән 100 бала 23-26 июнь көннәрендә 9 тур уйнап, үзара зирәклектә көч сынашты. Бу 100 бала арасында Әтнә районыннан Шәрәфиев Самат белән Кәримов Камил дә бар иде, дип яза район газетасы сайты.
Ярышларның баш хөкемдары - Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең вице-президенты, I категорияле хөкемдар Николай Николаевич Коротаев.
Беренчеле кТР шахмат федерациясе һәм “БлагоДарение” фонды ярдәме белән үткәрелде.
Бүген, 26 июнь көнне, биш номинациядә - кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр билгеләнеп, I - III урын алучылар медаль, диплом, акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Беренче урынны алучы 10 җиңүчегә махсус кубок та тапшырылды. Иң куанычлысы, бу кубокның берсе – безнең Самат Шәрәфиевта. Ул “2009 елгылар” номинациясендә беренче урын яулап, акчалата бүләк һәм кубок белән бүләкләнде. Камил Кәримов үз яшендәгеләр арасында – 5 урында.
Шахматчыларның тренеры - ФИДЕ мастеры Раил Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз