news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә шахматчылары Татарстан беренчелегендә призлы урыннар алдылар

9 көн дәвам иткән әлеге турнирда шахмат сөючеләр классик шахматтан тыш, тиз йөрешле уеннарда да көч сынаштылар.

(Әтнә, 5 сентябрь,”Татар-информ, “Әтнә таңы”). Татарстан Республикасының 19 яшькә кадәрге шахматчы егетләр һәм кызлар арасындагы 2018нче елгы беренчелеге тәмамланды. Беренчелек кысаларында классик шахмат буенча 11 һәм 13 яшькә кадәрге төркемнәр өчен “Беренче лига” исемле республика турниры да үтте.Елдагыча, Татарстан беренчелегендә Әтнә командасы да катнашты. Тиз йөрешле шахмат уеннарында катнашкан Азалия Мифтахова катлаулы төркемдә чыгыш ясап, III урын яулады. Биредә бер генә авыл районы шахматчысы да катнашмады. Алдагы урыннарны Казан һәм Бөгелмә вәкилләре яулады, дип яза җирле басма сайты.

Классик шахмат бәйгесендә чыгыш ясап, Азалия кабат сокландырды. Шул ук Халыкара һәм Милли рейтинглары югарырак булган шахматчы кызларны гына алга уздырып, V урын алды. Ә инде авыл районнары шахматчылары арасындагы номинациядә I урынга ук лаек булды. Һәмиңкуанычлысы – Азалия быел да Россиянең Идел буефедеральокругындачыгышясаухокукынаиябулды.Самат Шәрәфиев тә тиз йөрешле шахмат уеннарында катнашып, үзеннән 4 урынга алдарак булган уенчы кадәр үк балл туплады. Ә авыл районнары шахматчылары номинациясендә III урынга лаек булды.

“Беренче лига” турнирында уйнаган Камил Кәримов чыгышы да уңышлы. 13 яшькә кадәрге төркемдә уйнап, ул III урын яулады. Монда да авыл районнарыннан бары 2 шахматчы чыгыш ясады. Инзилә Гарипова Күңгәр мәктәбенең II сыйныфында укый, үз төркемендә ул VI урынга ия булды.

– Нәтиҗәләр әйбәт. Мин канәгать, – ди тренерлары Раил Шакиров та, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100