news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә шахматчылары "Төньяк Балкышы" беренчелегенә узган ярышларда җиңде

Тиз йөрешле бу уеннарда 2 очко өстенлек белән безнең Олы Әтнә командасы беренче урынны алды.

Әтнә шахматчылары "Төньяк Балкышы" беренчелегенә узган ярышларда җиңде
atnya-rt.ru

(Әтнә, 9 февраль,"Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Кичә Әтнә шахматчылары Арча районы Кенәр авылында оештырылган ярыштан җиңү белән кайтты. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күппрофильле учреждениеләрендә белем алучылар арасында "Төньяк Балкышы" беренчелегенә узган шәхси һәм команда беренчелегендә 11 команда катнаша.

Ярышларда Мамадыштан,  Арчадан өчәр команда, Кукмарадан ике команда, Балтачтан, Олы Әтнәдән һәм  Биектаудан берәр команда катнашты.

Тиз йөрешле бу уеннарда 2 очко өстенлек белән безнең Олы Әтнә командасы беренче урынны алды. Икенче урында - Кукмара, өченче урында Мамадыш командасы калды.

әхси беренчелектә малайлар арасында безнең Шәрәфиев Самат 5 уеннан 5 очко туплап, 100 процент белән беренчелекне алды. Кызлар арасында Азалия 5 уеннан 4 очко туплап, шулай ук беренче урын алды.

"Мин уеннардан бик канәгать. Бик тырыштылар, нәтиҗәсе күренә",- ди шахмат тренеры Раил Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100