news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә шахматчылары башкаладан җиңеп кайттылар

Бу ярышта Әтнәдән дә 6 шахматчы катнашты.

Әтнә шахматчылары башкаладан җиңеп кайттылар
atnya-rt.ru

(Әтнә, 18 гыйнвар,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Казан шәһәренең шахматчылар йортында Н.И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган шахматның классик төре буенча ачык турнирда 11, 13, 15 һәм 17 яшькә кадәрге шахматчылар көч сынаштылар. Анда Әтнә шахматчылары җиңүгә иреште. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бу ярышта Әтнәдән дә 6 шахматчы катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре авыл районнары, шәһәр районнары арасында, һәм гомуми рәвештә исәпләнде. Безнең Әтнә шахматчылары авыл районнары арасында көч сынашты. 11 яшькә кадәргеләр арасында уйнаган Азалия Мифтахова 7 очко туплап, авыл районнары арасында - беренче, гомуми республика буенча өченче урын алды.

Инзилә Гарипова, 9 очкодан 5 очко туплап, авыл районнары арасында - икенче урында. 13 яшькә кадәргеләр арасында уйнаган Камил Кәримов, 9 уеннан 5 очко туплап, авыл районнары арасында - беренче урында.

"Очколары тигез булгач, Камил белән аның көндәшен кабат уйнаттылар. Уен беткәч, 3 сәгать дәвамында видеодан Камилнең уйнаганын гына карап утырдык. Әйбәт уйнады, җиңде. 7 яшьлек Сәгъдиев Раяз, 11 яшькә кадәргеләр арасындагы уенда катнашып, 2 очко алды. Бу да аның өчен дә бик яхшы күрсәткеч. Март аенда булачак 9 яшькә кадәргеләр арасындагы ярышка алып барам, шуңа әзерлек булды бу аның өчен. Мин бик канәгать алар уеныннан. Горурланып кайттым", - ди тренер Раил Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100