news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әтнә сандугачы- 2010” җыр бәйгесе узды
28 январь көнне Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәгендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Әтнә сандугчы - 2010” җыр бәйгесе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 29 январь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 28 январь көнне Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәгендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Әтнә сандугчы - 2010” җыр бәйгесе узды. Бәйге район тарихында бишенче тапкыр үткәрелә. Монда районның җырлау сәләте егерме яшькәчә 100 дән артык җырчысы катнашты.
Бәйге программасын бәяләгәндә артистлык һәм башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзләрен тоту осталыгы, сәхнә костюмына дә игътибар бирелде. Аларга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов җитәкчелегендәге жюри алты сәгать барган программадан соң башкаручыларга гадел бәя бирде.бәя бирде. Жюри составында шулай ук музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров, районның мәдәният бүлеге мөдире Илфат Хәкимов, Әтнә халык театры режиссеры Рамил Фазлиев, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхиева, Әтнә районы сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина, сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Ландыш Фазлиева бар иде. Бик матур тавышлы, күңел кылларын кузгата алырлык яшьләр үсә районда. Ул көнне залга җыелган конкурсантлар моны исбатлады. Җиңүчеләр 30 январь көнне Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәгендә узачак Гала концертта игълан ителәчәкләр. Жюри чыгыш ясаучыларның кайберләренә “Татар моңы” Халыкара бәйгесенә һәм “Урмай моңы” татар эстрада җыры фестивалендә катнашырга да тәкъдим итәчәк. “Әтнә сандугачы -2010” җыр бәйгесе тагын бер кат Әтнә районы халкының җырга моңга бай, күңеле көр, сәнгатьле халык икәнен күрсәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2