news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә сәнгать мәктәбендә “Беренче сыйныфлар көне” узды

Агымдагы елда укырга керүче 55 укучы һәм аларның әти-әниләре өчен мәктәп коллективы бәйрәм ясады.

(Әтнә, 28 сентябрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Агымдагы елда укырга керүче 55 укучы һәм аларның әти-әниләре өчен мәктәп коллективы бәйрәм ясады, дип яза җирле басма.

Әтнә сәнгать мәктәбе коллективы 283 укучының сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшли. Биредә шөгыльләнүчеләргә хореография, баян, фортепионо, вокал, рәсем, театр сәнгате буенча 18 укытучы белем бирә. Бу уку елында 55 укучы үз теләге белән сәнгать мәктәбенәнә укырга керде һәм аларны менә шулай бәйрәм ясап каршы алдылар.

Бәйрәм концертын караган ата-аналар канәгать, соклануларын да белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot