news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Ташчишмә авылында балалар бакчасы ачылды

33 балага исәпләнгән бу бакча Татарстан Республикасының максатчан программасы ярдәмендә төзелде.

(Әтнә, 6 сентябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районының Ташчишмә авылында балалар бакчасы ачылды. 33 балага исәпләнгән бу бакча Татарстан Республикасының максатчан программасы ярдәмендә төзелде, дип яза җирле басма сайты.

Бакча ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев, Татарстан хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, Күшәр хуҗалыгы рәисе Илнар Галиәхмәтов, Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев, Иске Өҗем мәктәбе директоры Рәшит Хисмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Балалар бакчасы ачылышында тасманы кискәндә бар да: "Еллар имин булсын, балаларыбыз исән-сау йөрсен, игелеген күрергә насыйп булсын",- дип теләде. Фәрит хәзрәт Коръән аятьләре укыганда да күңелләр нечкәрде.

Балалар бакчасы мөдире Энҗе Габделбәр кызы Сәгыйтова үзенең исеменнән, авыл халкы исеменнәндә район, дәүләт җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.Балалар бакчасы бик уңайлы, җылы суы да үзендә, мебельләре дә өр-яңа.

Бакчага бүгенге көндә 26 бала йөри. “Ике төркемгә бүлдек, кечкенәләр һәм зурлар төркеме бар. Штатта 9 кеше - 3 тәрбияче, 2 тәрбияче ярдәмчесе, 1 ашарга пешерүче, 1 хуҗалык мөдире, 1 оператор бар дип таныштырды “, - 19 ел Иске Өҗем мәктәбендә технология дәресләре укыткан, хәзер балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы Энҗе Габделбәр кызы, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100