Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районының Түбән Көек мәктәбе сайты дипломга лаек булды
"Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсы үткәрелде
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Әтнә районының Түбән Көек урта мәктәбенең сайты "Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә "Урта белем учереждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сайт өчен җаваплы укытучы – Илнур Хисмәтуллин, дип белдерә, “Әтнә таңы” газетасы.
Искәртеп үтәбез: бәйгедә катнашырга теләп быел барлыгы 63 гариза кабул ителеп, алар арасыннан 57 интернет-проект сайлап алынган. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим ителгән.
Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгенең финалына үткән. Бәйге һәм аныд җиңүчеләре турында биредә танышып була: http://konkurs.belem.ru/node/327.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз