news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Түбән Көек авылында 65 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән

Янгынның гомуми мәйданы 52 квадрат метр тәшкил иткән.

Әтнә районының Түбән Көек авылында 65 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районы Түбән Көек авылында 65 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Түбән Көек авылында торак йорт януы хакында хәбәр килгән. Урынга Уңыш һәм Дусым авылларыннан иреклеләр, шулай ук 108нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.

Алар килгәндә ялкын телләре йорт һәм сарайны тулысынча ялмап алган була, сарай ишелеп төшә, йортның түшәме һәм түбәсе өлешчә җимерелә. Янгынның гомуми мәйданы 52 квадрат метр тәшкил иткән.

20 минуттан соң янгын сүндерүчеләр 65 яшьлек йорт хуҗасының мәетен табып алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot