news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында парк эшли башладылар

Мәйданы 2 гектарга якын җирне тигезләү эшләрен Ленин исемендәге хуҗалык техникалары башкара.

(Әтнә, 24 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). 20 август көнне Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында парк булачак җирне эшли башладылар. Мәйданы 2 гектарга якын җирне тигезләү эшләре башланды, бер ермак бар иде ул җирдә, шул ермак күмелде, дип яза район газетасы.

"Техникалар хуҗалыкныкы. “Быел ук булыр, димибез паркны. Урынын тигезләп, агачлар утыртып калдыра алсак, шәп булыр иде. Ике еллап вакыт кирәк булыр әле”, ди Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Парк мәктәпкә бара торган асфальт юлның бер ягында булачак, юлның каршы ягындагы күлне алар тирәнәйтеп эшләделәр инде. Үзара салым акчасына төзелә торган паркның проекты әзер, анысын Казан шәһәрендә эшләттеләр. Паркта балалар өчен велосипед юллары эшләү дә каралган, чәчәклекләр зур урын алачак. Күл дә паркның бер өлешен тәшкил итеп, аның яр буйларында да балалар өчен ял итү урыннары булдырылачак, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot