news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Олы Мәңгәрендә Авыл бәйрәме узды

Кыш аеның соңгы атнасында әлеге бәйрәмне үткәрү матур бер традициягз әйләнде.

(Әтнә, 26 февраль, Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районының Олы Мәңгәрендә Авыл бәйрәме узды. Кыш аеның соңгы атнасында әлеге бәйрәмне үткәрү матур бер традициягә әйләнде, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Кышкы уеннар белән бәйләнеп барган матур чараны мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова җыелган халыкны бәйрәм белән котлап башлап җибәрде. Җыр-моң белән уралып барган бәйрәм барышында килгән кунаклар ике командага бүленеп узара көч сынашты. Кечкенә чаңгы киеп тә йөгерделәр. Ләгәннәр белән тартып уйнаганда карап торучылар көч биреп торды. “Мәңгәр” һәм “Бәхтияр” командалары әле берсе, әле икенчесе алга чыкты. Капчык киеп йөгергәндә егылып калучылар да булмады түгел. Кыршау белән йөгерү, чиләккә туп кертү белән дәвам иткән бәйге, соңыннан аркан тарту белән тәмамланды. Җиңүче “Бахтияр” командасы.

Коймак белән кайнар чәй, шашлык та мулдан булды бәйрәмдә, дип хәбәр итә басма матбугат.

news_right_1
news_right_2
news_bot