news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүчеләр дә референдумга теләп катнаша

Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылларында беренче елны барлыгы 6 мең метр юлга таш җәелде.

(Әтнә, 18 ноябрь, "Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районының Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүчеләр дә референдумга теләп катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә 2015 елдан бирле референдум нигезендә байтак эшләр башкарылды. Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылларында беренче елны барлыгы 6 мең метр юлга таш җәелде. Җирлектәге ике кое һәм чишмә төзекләндерелде.

"2016 елда барлыгы 4,9 мең метр юлга таш салынды. Шулай ук ике кое һәм чишмә төзекләндерелде. Авыл урамнарына утлар куелды. 2017 елда Иске Мәңгәр авылында 850 метр җиргә асфальт юл салынды, дип яза “Әтнә таңы” газетасы сайты.

Бәхтияр авылында юлларга таш җәелде. Олы Мәңгәр авылында шулай ук 1 100 метр җиргә асфальт түшәлде. Шулай ук, Дәүләт программасы нигезендә, Олы Мәңгәр авылында мәктәпкә бара торган юл асфальтланды. Җитәкче санап киткән әлеге үзгәрешләр барысы да халыктан җыелган акчага өстәп дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нигезендә башкарылды.

Олы Мәңгәрнең Түбән очында ничә еллардан бирле кара- каршы күрше күршесенә керә алмый интекте. Машиналар турында сүз дә юк, елның пычрак вакытларында мәктәп каршында калдырып йөрделәр. Референдумнар уза башлагач, аларның да эченә җан керде. Күпләр "акчасын икеләтә түлибез, юлларны гына төзекләндерегез", - дип үтенде. Быел, ниһаять, аларның хыяллары тормышка ашты.

Узган ел референдум акчасын халыктан 1000 сум күләмендә җыю турында карар кабул ителгән иде. Әмма "халык өчен бу сумма күбрәк булыр" дип, әлеге дә баягы "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы аның яртысын түләүне үз өстенә алды. Нәтиҗәдә, халыктан 500 сум җыелса, калган 500 сумын күмәк хуҗалык күтәрде. Дәүләт бюджетыннан кайткан өстәмә акчалар белән бергә кушылып, хәтта асфальт җәярлек мөмкинлек килеп чыкты.

Инде быелгы референдумга әйләнеп кайтсак, сайлау участоклары иртәнге 7.00 дән эшли башлады авыл җирлегендә. Үзара салым акчасы быел 500 усм күләмендә дип билгеләнде. Бюллетеньдә күрсәтелгәнчә, әлеге акчалар авыл җирлеге территориясенә кергән җирле автомобиль юлларында башкарылачак эшләргә, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылларындаюлларны төзекләндерү һәм төзүөчен хезмәтләргә түләү,төзелеш материаллары алуга, Бәхтияр авылында су челтәрен үткәрү һәм төзекләндерү, җирлекне беренчел янгын куркынычсызлыгычаралары белән тәэмин итүгә, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр авылларында янгынгидрантлары урнаштыру өчен хезмәтләргәтүләү, төзелеш материаллары һәм җиһазлар алу, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авылы территорияләрен чистарту һәм төзекләндерүгә тотылыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100