news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Кышлау белән Кызыл Утар арасындагы юлга асфальт салына

Юл төзелеше максатчан федераль - республика программасы нигезендә башкарыла.

(Әтнә, 7 август, “Татар-информ,  “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә районының Кышлау белән Кызыл Утар арасындагы юлга асфальт салына, дип яза җирле басма.

Кышлау - Кызыл Утар авылы арасындагы юлда бүгенге көндә “Татавтодор” җәмгыятенең Әтнә участогы юл хезмәткәрләреннән тыш, субподряд нигезендә тагын берничә оешма эшли. Әтнә участогы егетләре мастер Айрат Ганиев җитәкчелегендә су җыела торган урыннарда дамба аркылы зур диаметрлы торбалар урнаштыралар. Бу юлга барысы 10 шундый торба салына.

Соңыннан юл оешмасы хезмәткәрләре ике авыл арасындагы юлны асфальтлауны да башкарачаклар. Бүгенге көндә үк дамба өстеннән курыкмыйча йөрерлек, тигезләгәннәр һәм таш түшәгәннәр. Яр Чаллыдан килгән оешма кирәк урында дамбаны күтәртеп, дамба өстендәге һәм ян-якта үсүче агач үсентеләрен төпләп тә чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100