news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Кышлау авылы мәктәп-балалар бакчасы төзекләндерелде

Кайтартылган җиһазлар барысы да заман таләпләренә туры килә.

(Әтнә, 5 август, “Татар-информ", “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә районы Кышлау авылының мәктәп-балалар бакчасы бинасы төзекләндерелде. Күп еллар элек бер тапкыр ремонтлаганнар иде аны. Ә быелгысы искитәрлек булган: түбәне алмаштырганнар, металлосайдинг белән тышлаганнар, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Керү юлларына, ишегалларына брусчатка җәйгәннәр.Тирә-якта плитка, шунда ук ишекләрне алыштырып яталар. Мәктәптә дә, бакча өлешендә дә: кызларга - малайларга, шулай ук персоналга да аерым бәдрәф бүлмәләре дә бар. Иң кирәге: канализация ясаганнар, элек монда суны чиләк белән түгәләр иде. Автомат кер юу машиналарына кадәр куйганнар. Аш бүлмәсендәге  үзгәрешләр, кайтартылган җиһазлар барысы да заман таләпләренә туры килә.

Ремонт бригадасы мастеры Алмаз Рәхимов та эшләгәннәре белән горурланып таныштырды. Балалар бакчасы өлешендәге үзгәрешләр дә шактый. Уен бүлмәсе хәйран киңәйгән. Биредә 1 һәм 2 сыйныфларда 8 бала белем ала.

– Киләчәккә перспектива да бар: мәктәпкә дә, балалар бакчасына да әле тагын килүчеләр булачак, – диделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot