news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Күңгәр авылындагы мәчеттә никахлар залы да булачак

Мәчеткә янкорма төзү эшләре бара.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Хәмит Бадиков). Әтнә районының Күңгәр авылындагы мәчеттә никахлар залы ясыйлар. Мәчеткә өстәп төзелүче әлеге янкорманың гомуми мәйданы 50 квадрат метр чамасы тәшкил итә. Бу турыда район басмасы язды.

«Ифтар мәҗлесләрен, төрле дини мәҗлесләрне һәм чараларны уздыру, шулай ук Коръән укырга өйрәтү өчен аерым зал — янкорма булачак ул», — диде авыл имамы Рубис хәзрәт.

Биредә тәхәрәт алу өчен дә аерым бүлмә урнашачак. Бу янкорманың идәне дә җылы булачак, биредә «теп­лый пол» уздырырга ниятлиләр. Төзелеш белән Рубис хәзрәт үзе җитәкчелек итә.

«Химаячеләр ярдәме белән төзибез. Ярдәм итәргә теләүчеләре — үзебезнең авылдан чыккан ир-егетләр», — ди ул.

Мәчетне район кешеләре төзи. Алар 2 атна чамасы эшләгән. Күңгәр халкына рәхмәт әйтәләр.

«Авыл җирлеге башлыгы да, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә эш барышы белән һәрдаим кызыксынып торалар. Авыл халкы да „Булышам“ дип кенә тора. Ярдәм кирәк булса, шундук килеп җитәләр», — диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot