news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Күңгәр авылында балалар бакчасы төзелә

Татарстан Республикасының максатчан программасы ярдәме белән яңа бина сентябрь азагында ачылыр дип көтелә.

(Әтнә, 4 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районының Күңгәр авылындгы бакча төзелеше июнь башында старт алды. Әлеге объектны Арча МСО оешмасының төзүчеләр бригадасы башкара. Булачак бинаның эчке ягы 327 квадрат метрны тәшкил итә. Бакча бер группага исәпләнелгән. Сабыйлар өчен барлык уңайлыклар да булачак. Уен һәм йокы бүлмәләреннән тыш, зур актлар залы, аерым пешерү бүлмәсе,  медицина персоналы, мөдир һәм тәрбиячеләр бүлмәләре дә урнашачак, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә биредә ун кешедән торган төзүчеләр бригадасы эш алып бара. Бакчаның стенасы күтәрелеп беткән инде. Егетләр идәннәрен әзерләү, шулай ук эчке өлешләрен булдыру белән мәшгуль.

– Кызганыч, соңгы елларда җирлектә балалар туу саны кискен кимеде, – дип борчылуын белдерә авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова. – Балалар бакчасына соңгы вакытта 21-23 бала йөрде. Яңа бакчага Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы сабыйлары йөрер дип көтелә. Бакча эченә урнаштырылачак җиһазлар район бюджеты хисабына алыначак. Әлеге бина өчен без Татарстан һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100