news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Ислетар авылында "Орчык" бәйрәмен искә төшерделәр

Балалар орчык, каба, йон эрләү турында мәгълүмат алды.

Әтнә районының Ислетар авылында "Орчык" бәйрәмен искә төшерделәр
tatar-congress.org

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Әтнә районының Ислетар авылында онытылып бара торган бәйрәмнәрнең берсе - "Орчык" бәйрәме узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" Ислетар авыл клубының социаль челтәрдәге төркеменә сылтама белән хәбәр итә.

Балалар орчык, каба, йон эрләү турында мәгълүмат алды. Табышмаклар әйтештек, татар халык уены орчык әйләндерешле уены белән таныштылар.

“Орчык өмәсе” – безгә әби-бабаларбыздан калган мирас ул. Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә ихтирам – киләчәккә күпер ул.

Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын.

news_right_1
news_right_2
news_bot